Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 декабрь , 17:58

Үз йортыңны хәвефсез схема буенча төзүдә 7 адым

Шәхси йортларны строим.дом.рф  белән бергә төзибез.

Строим.дом.рф   порталы каталогында “Эскроу белән төзелеш” махсус билгесе булган проектларны таба аласыз — бу төзелешкә акча, шул исәптән сез ипотекага ала алган акчалар да, махсус исәптә ышанычлы саклана дигәнне аңлата (ул эскроу исәбе дип атала).

Подрядчыга хезмәтләре өчен түләү акчалары төзелеш тәмамлангач һәм сезгә әзер йорт тапшырылгач кына күчереләчәк. Ә менә йортны подрядчы үз акчасына яки банк кредиты хисабына төзиячәк. Барлык мөһим шартлар, эшләрнең срокларын һәм  шул исәптә бәясе дә, подряд килешүендә билгеләнә.

Шәхси йорт төзелешендәге мөһим җиде адым түбәндәге карточкаларда күрсәтелгән. 

Чыганак: surregion.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: