Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Назаров халыкара бизнес атналыгы кысаларында Кыргызстан Республикасыннан Уфага килгән САЯСАТ.kg мәгълүмати-аналитик порталның баш мөхәррире Нургазы Анаркулов белән очрашты.
Очрашу барышында ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек өлкәсендәге төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Алар Кыргызстан белән Башкортстан арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләренә аерым игътибар бирделәр. Шул исәптән сүз Кыргызстанга машина төзелеше һәм химия продукциясе, ә Башкортстан Республикасына текстиль һәм җиләк – җимеш продукциясе китерүне оештыру турында барды.
Моннан тыш, төбәкләр арасында мәгариф һәм мәгълүмати партнерлык өлкәсендәге хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелә. Бүген Башкортстанда Кыргызстан студентларын республика вузларында укыту оештырылган, киләчәктә вузара элемтәләрне киңәйтү планлаштырыла. Башкортстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы ассызыклаганча, төзелеп килүче вузара студентлар кампусы студентлар белән алмашу һәм фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яңа импульс бирәчәк.
Андрей Назаров һәм Нургазы Анаркулов шулай ук Кыргызстаннан Башкортстан Республикасына хезмәт миграциясен оптимальләштерү темасына да кагылдылар. Ике төбәкнең төрле өлкәләрдә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү максатында алар Башкортстан делегациясенең Кыргызстанга визитын оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.