Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новости белән әңгәмәсендә Русиянең Европа өлешендә быелгы кыш мизгеленең нинди булачагын фаразлады. Белгеч сүзләренчә, каты салкыннар чорында ешрак җылы һава торышы өстенлек итәчәк.
“Быел кышын һава торышы гел бер төрле генә булмаячак, әмма каты салкыннарга караганда җылы көннәр күбрәк булачак”, – ди метеоролог. Бу фараз Русиянең Европа өлешенә карый, дип өстәде ул.
Вильфанд Себердә дә җылырак булачак, ди: “Себердә исә, аеруча аның төньягында, җылы һава торышы өстенлек итәчәк, нормадан 5-10 градуска җылырак”.
Чыганак: lenta.ru