Ел саен 60 мең кеше Төркиягә чәч күчереп утырту буенча операция ясатырга бара. Уфа шәһәрендә үткән Халыкара бизнес атналыгы-2024тә бу агымның аз гына булса да өлешен Уфага күчерергә тәкъдим иттеләр.
“Медицина туризмы: тармакны үстерүнең төбәк аспектлары” панель сессиясендә кызыклы һәм гадәти булмаган сөйләшү булды. Чара Башкортстан Республикасында медицина туризмын үстерүгә багышланды.
– Шунсы гаҗәп: Төркиядә чәч күчереп утырту операциясе кыйммәтле булуга карамастан, пациентлар канәгать түгел, - диде медицина фәннәре кандидаты, югары квалификация категориясе хирургы Михаил Александров. – Күпләр кирәкле белгечкә эләгә алмауга, табибларның инглизчә сөйләшә белмәвенә зарлана. Санитар нормалар бер стандартка да туры килми.
Спикер фикеренчә, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә күпкә очсызракка чәч үстерү процедурасы тәкъдим итәләр.Кулланучыларга бу турыда җиткерергә генә кирәк. Медицина туризмында тагын бер тармак – кератопластика җәлеп итә алачак: Уфада күз алмасының бер өлешен күчереп утырту буенча операция ясыйлар.
Белешмә. 3 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Уфа шәһәрендә Халыкара бизнес атналыгы-2024 үтә. Форумның оештыручысы – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.
Чыганак: ibw-bashkortostan.com