-7 °С
Болытлы
Радий Хәбиров Уфа хакимиятенә уфалыларның Сипайлово белән Черниковканы тоташтыручы маршрутка соравын канәгатьләндерергә кушты. Бу хактагы мәсьәләне шәһәрлеләр Башкортстан Башлыгы белән туры элемтәдә күтәргән иде.
«Без хәзер булса да транспортны җибәрергә әзер, әмма транспорт белән шәхси тәэмин итүчеләр мондый маршрутларга бик начар бара. Уйларга кирәк. Сез гомумән күрәсезме, Уфада транспорт хезмәте күрсәтү буенча ничә сорау килә?»- дип мөрәҗәгать итте ул Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ».