Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2024, 21:18

Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү турында

Эшләр 2025 елда ук башланачак.

Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү турында
Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү турында

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү ел ярымга якын вакыт алачак. Эшләр 2025 елда ук башланачак. Бу хакта, журналист Рита Өметбаеваның туры элемтә барышында биргән соравына җавап биреп, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

-Безнең һәйкәлне юк итү ниятебез юк. Һәйкәлне киләсе буыннар өчен дә, республика өчен дә саклап калу теләге генә бар, - дип ассызыклады республика җитәкчесе. - Безне бик авыр эш көтә. Һәйкәлнең хәле бик борчый. Конструкцияне коррозия бозган-барыннан да бигрәк ул атның арткы аякларын һәм эчке каркасын зарарлаган. Бу һәйкәлнең яшәешенә зур куркыныч. Постаментның үзенә дә сораулар бар. Без бу эшне башларга мәҗбүр булдык диярлек».

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2025 елда республика бюджетыннан реконструкцияне башлау өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Якынча исәпләүләр буенча, реставрация ел ярым вакыт алачак. Ул шулай ук һәйкәлне демонтажлау турында да әйтте, бу эксперт комиссиясе таләбе.

-Бүген реконструкция проекты дәүләт федераль эксперт комиссиясенең уңай бәяләмәсен алды. Бездә эш башлау өчен документлар бар. Реконструкция хәтта һәйкәлнең кайбер өлешләрен алыштыруны да күздә тота, — дип аңлатты республика Башлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: