Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать тармагында эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың 66 белгече төрле медальләр, почет грамоталары, почетлы исемнәр белән бүләкләнде.
Республика Башлыгы аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бүген безнең республика илнең алдынгы идустриаль төбәкләренең берсе, - диде ул үзенең чыгышында. – Сәнәгать безнең тулай төбәк продуктының 40 процентын формалаштыра. Шунысы мөһим, хәтта иң катлаулы шартларда да без үсәбез, сыйфатлы продукция җитештерәбез һәм җитештерүгә инвестицияләр кертәбез. Өч ел рәттән безнең республика төбәкләрдәге сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча рейтингта алдынгы урыннарны били”.
Чыганак: glavarb.ru