Яңалыклар
3 декабрь 2024, 16:58

"Әр-Рәхим" мәчетенең язмышы билгеле

Башкортстан Башлыгы белән "Туры элемтә" вакытында Радий Хәбиров “Әр-Рахим” мәчетенең кайчан төзеп бетеләчәге турында да әйтте.

"Әр-Рәхим" мәчетенең язмышы билгеле"Әр-Рәхим" мәчетенең язмышы билгеле
"Әр-Рәхим" мәчетенең язмышы билгеле

Башкортстан Башлыгы белән "Туры элемтә" вакытында Радий Хәбиров “Әр-Рахим” мәчетенең кайчан төзеп бетеләчәге турында да әйтте. Сорауны аңа “Башкортстан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков бирде.

  • Чынлап та, бу бик катлаулы хәл, - диде республика җитәкчесе. – Анда эшлисе эшләр бар әле. Иң мөһиме – без объектка анализ ясадык, декабрь аенда экспертиза нәтиҗәләрен алачакбыз. Фундаменты, стеналары әйбәт. Түбәсен алмаштырырга кирәк. Быел минбәрләрен эшләп бетәчәкбез. Фасадының тышчасын проектлый башлыйбыз. Киләсе елның беренче ярты елында байтак кына эш эшләнәчәк. Иң мөһиме – финанс чыганагы бар. Сүз берничә миллиард сум акча турында бара. Соңгы хакы проект эшләреннән соң билгеле булачак.

Радий Хәбиров мәчет киләсе дүрт елда төзелеп бетәчәк, диде.

  • Өч елда аның 80 проценты төзелеп бетәчәк. Дүрт ел – төзелеш эшләрен тәмамлар өчен яхшы вакыт дип уйлыйм, - диде ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас