Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры элемтә” үткәрә.
“Туры линиягә яхшы кәеф, эш кәефе белән килдем. Без аны гадәттәгечә декабрьдә уздырабыз, – дип сүзен башлады Радий Хәбиров. – Елына бер тапкыр туры линия үткәрәм, чөнки ел буена халыкның сораулары күп җыела. Әлегә 4 меңгә якын сорау килде, дип әйттеләр. Мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә тырышам. Туры эфир вакытында җавап бирергә өлгермәгән сорауларның барысы да эшкә алыначак”, – диде ул.
Билгеле булуынча, ел буена республикада күп вакыйгалар булды, күп форумнар үтте. Шуларның берсенә, атап әйткәндә, “Русия – спорт державасы” форумына ил Президенты Владимир Путин да килде. Бу уңайдан беренче сорау Президентның килүенә кагылды.
“Президентнның килүе – зур җаваплылык. Без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгердек. Махсус хәрби операция темасы буенча ул бар мәсьәләләрне дә белә. Мин республика МХОга ярдәм рельсларында тора дип хәбәр иттем. Егетләргә ярдәм итәргә, моның өчен бар көчне салырга кирәк дигән үтенечен әйтте ул. Республика – Русиянең терәк төбәге. Дәүләт башлыгы белән шәхси аралашу барышында төбәкнең икътисадый үсеше, агросәнәгать комплексы, социаль өлкә һәм башка тармаклар турында фикер алыштык. Әлбәттә “замечаниелар да” булды, шуларның берсе авыл хуҗалыгына кагылды. Ашыгыч ярдәм, фельдшерлар мәсьәләсе буенча кимчелекләр бар. Ә, гомумән, Президент республика халкына һәм Башкортстанга тирән хөрмәт белән карый, моны күрергә һәм ишетергә кирәк”, – дип җавап бирде төбәк җитәкчесе.