Яңалыклар
2 декабрь 2024, 06:21

Турыдан-туры сөйләшү

3 декабрьдә Радий Хәбиров белән туры элемтә узачак.

bashinform.rubashinform.ru
bashinform.ru

3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә узачак.

Ул БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларында һәм “Юлдаш” радиостанциясендә халыкны кызыксындырган мөһим сорауларга җавап бирәчәк.

Туры линия трансляциясен шулай ук Радий Хәбировның “Вконтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге битләрендә карарга мөмкин булачак. Трансляция 19 сәгатьтә башлана.

Республика җитәкчесенә сорауны “Башкортстан Башлыгының туры линиясе” телеграм-боты, “Госуслуги” порталында элемтә платформасы яисә төбәк җитәкчесенең рәсми сайтындагы махсус бүлек аша бирергә мөмкин.

Видеомөрәҗәгатьләр 2 декабрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Радий Хәбиров республикада яшәүчеләр белән турыдан-туры аралашуның мөһимлеген һәрвакыт билгели.

“Безнең идарә командасы көн саен республика халкының төрле темаларга йөзләгән сорауларына җавап бирә. Һәм елга бер тапкыр мин бу сорауларның бер өлешенә шәхсән җавап бирү өчен туры линия үткәрәм. Минем өчен мондый диалог чыннан да мөһим. Кешеләр белән аралашу – теләсә нинди дәрәҗәдәге түрә эшчәнлегенең нигезе, дип саныйм. Мондый формат барлык сорауларга комплекслы карарга мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, безгә системалы эшебездә ярдәм итә”, – ди төбәк җитәкчесе.

Аның фикеренчә, туры бәйләнеш җитешсезлекләрне күрергә, процесслар белән нәтиҗәле идарә итәргә һәм кешеләр өчен мөһим бурычларны хәл итәргә булыша.

“Кабинеттан барысын да күреп булмый. Мин республика буенча күп йөрсәм дә, халык белән аралашсам да, эш сәфәрләрендә генә тулы картинаны төзеп булмый. Бигрәк тә безнең Башкортстан кебек дүрт миллионлы зур төбәктә”, – дигән иде Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас