Яңалыклар
2 декабрь 2024, 16:00

Социаль такси йөри башлады

Аның белән кемнәр куллана ала?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында хәстәрлек елында Башкортстанда “Социаль ташулар” хезмәте эшли башлады.

Хезмәтне беренче төркем инвалидлар һәм инвалид балалар алачак. Социаль такси сынау режимында Уфада эшләячәк.

– Айга дүрт тапкыр түләүсез йөрергә була. Бүгенге көннән Уфада 7 машина йөри. Тиздән автопарк терәк-хәрәкәт аппараты бозылган пассажирларны йөртү өчен җиһазландырылган сигезенче автомобиль белән тулыланачак. Ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 5 меңгә якын кешегә социаль такси хезмәте күрсәтергә планлаштырабыз, – ди Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова.

Диспетчер хезмәте “Именлек” республика геронтология үзәге базасында оештырылган. Гаризалар сәфәр датасына кадәр кимендә өч көн кала кабул ителә. Мондый такси белән дәваханәгә, даруханәгә, дәүләт һәм социаль учреждениеләргә, күп функцияле үзәкләргә, вокзалларга һәм “Уфа” халыкара аэропортына, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче оешмаларга, элемтә бүлекләренә һәм башка социаль әһәмиятле учреждениеләргә барып җитәргә мөмкин. Водительләр махсус укулар узган. Алар пассажирларга машинага утырырга һәм аннан чыгарга ярдәм итәчәк, озатып йөрүче булмаса, учреждениегә керү урынына барып җитәргә, пандус яки баскычтан менәргә дә ярдәм итәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас