Уфада 3-6 декабрьдә Халыкара эшкуарлык атналыгы һәм VI Ялта халыкара икътисади форумы эшличәк. Форумнарның икесе дә гаять зур әһәмияткә ия. Ялта халыкара форумы күләме буенча Санкт-Петербург, Владивосток һәм Сочида үтүче форумнарга тиңләнә. Ялта форумында 90нан артык ил вәкилләре катнашачак. Санкция киртәләрен бетерү, дөнья сәүдә үсеше, яңа сәүдә маршрутларын төзү, Русиянең туристик куәте кебек зур мәсьәләләр тикшереләчәк. Сәнәгать һәм төбәк предприятиеләре үсешенә аерым игътибар бүленәчәк.
Ел саен үтүче профессиональ мәйданда дәүләт белән малтабарлык арасында фикер алышу бара ди Захарова. 2023 елда халыкара малтабарлык атналыгында 6 меңнән артык кеше катнашкан. Алар арасында, Русия төбәкләреннән тыш, 23 илдән 550 чит ил кунаклары булган.
Уфада үтүче Халыкара малтабарлык атналыгы елдан-ел катнашучылары санын арттыра бара. Форум халыкара малтабарлык җәмгыятьләренең игътибарын үзенә җәлеп итә һәм Халыкара малтабарлык атналыгы кырларында төзелгән килешүләрнең гомум суммасы миллиардларча сумнар тәшкил итә.
Катнашучылар интеллектуаль милекчелек, туризм, медицина, сәламәтләндерү, ясалма интеллект, санлаштыру һәм роботлар, маркетплейсларда эшләү, Хәләл индустриясен үстерү перспективалары буенча фикер алышачак, дип тасвирлый Мария Захарова форум программасын.
Халыкара малтабарлык атналыгында катнашучы сыйфатында чараның https://reg.ibw-bashkortostan.com/ рәсми сайтында теркәлергә мөмкин.