Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь 2024, 12:56

"Русия белән Казахстанның хезмәттәшлек буенча бай тәҗрибәсе бар"

Шулай диде Владимир Путин. 

gazetavibor.ru
gazetavibor.ru

Бу атнада, 26-27 ноябрьдә, Уфада Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы узды.

Русия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы ел саен ике илнең икътисадый, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрен үстерү өчен үткәрелә. 20 ел эчендә форум илләрнең эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм партнерлыкны ныгыту өчен традицион мәйданчык статусына әйләнде. Бу юлы да чара кысаларында Уфадагы Көрәш сараенда ике көн дәвамында Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру, төбәкара элемтәләрне һәм ике илнең сәнәгать мөмкинлекләрен киңәйтү турында фикер алыштылар.

Пленар утырышта президентлар Владимир Путин һәм Касыйм-Жомарт Токаев онлайн-форматта катнаштылар. Дәүләт башлыкларының катнашуы форумның абруе зур икәнлеген исбатлый.

Владимир Путин, Астанадан видеоэлемтә буенча чыгыш ясап, Уфадагы форум Русия белән Казахстанның сәүдә-инвестицион бәйләнешләре мәсьәләләренә багышлана, дип билгеләде.

– Төбәкләр арасындагы бәйләнеш, чыннан да, мөһим әһәмияткә ия. Асылда, ул безнең ике яклы мөнәсәбәтләр комплексының эзлекле, тотрыклы үсеше өчен нигез булып тора. Уфада Русия Федерациясенең 30 субъектыннан һәм Казахстанның 13 өлкәсеннән, ягъни ике яклы партнерлык элемтәләрен киңәйтү буенча эшчәнлеккә аеруча актив җәлеп ителгән төбәкләрдән вәкилләр җыелды. Русия белән Казахстанның үзара файдалы хезмәттәшлек буенча бай тәҗрибәсе бар, һәм безнең алда уртак эш өчен киң перспективалар ачык. Төбәкләр киләчәктә дә Русия-Казахстан партнерлыгы үсешенә саллы өлеш кертер дип өметләнәбез, – диде Владимир Путин.

Ул без дә Касыйм-Жомарт Токаев белән ике ил өлкәләре арасындагы үзара файдалы партнерлык багланышларын ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштек, дип хәбәр итте. Токаев исә Уфада узган форумны оештыруны мактауга лаек дип бәяләде. Ул илләр арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде һәм форум кысаларында имзаланган килешүләр һәм башлангычлар алдагы эш өчен ныклы нигез булдырачак, дип ассызыклады.

Казахстан премьер-министр урынбасары – хөкүмәт аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев Уфага үзе килде.

– Безне дөньяда иң озын коры җир чиге берләштерә – ул мәңгелек дуслык һәм чын күршелек чиге. Чиктәш төбәкләрдә ике яктан да 32 миллионга якын кеше яши. Ике илнең төбәкләре дәүләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга сизелерлек өлеш кертә. Уфада узган форум – бу юлда мөһим вакыйга, – диде ул.

Радий Хәбиров Казахстан Башкортстанның иң мөһим партнерларының берсе булып тора, дип билгеләде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: