Яңалыклар
29 ноябрь 2024, 08:15

Казах дуслар килделәр

Безнең илләр арасындагы чик дөньяда иң озыны булып тора. 

izvestia64.ruizvestia64.ru
izvestia64.ru

Бу атнада Башкортстанга казахлар дуслар килделәр. Дуслар дим, чөнки Казахстан белән безнең республика арасын күптәннән килгән дустанә мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең дә шактый тирән тарихы бар. Шуңа 26-27 ноябрьдә Уфада узган Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында үзгә җылылык сизелде.

Русия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы ел саен ике илнең икътисадый, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрен үстерү өчен үткәрелә. 20 ел эчендә форум илләрнең эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм партнерлыкны ныгыту өчен традицион мәйданчык статусына әйләнде. Бу юлы да чара кысаларында Уфадагы Көрәш сараенда ике көн дәвамында Русия һәм Казахстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру, төбәкара элемтәләрне һәм ике илнең сәнәгать мөмкинлекләрен киңәйтү турында фикер алыштылар.

Пленар утырышта президентлар Владимир Путин һәм Касыйм-Жомарт Токаев онлайн-форматта катнаштылар. Дәүләт башлыкларының катнашуы форумның абруе зур икәнлеген исбатлый. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Башкортстанның иң мөһим партнерларының берсе булып тора, дип билгеләде.

Форум программасы бай эчтәлекле булды. Эшлекле очрашулар нәтиҗәсе – 12 төрле тармакта 140ка якын чараны үз эченә алган төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге программасын имзалау.

Ике илнең яшь лидерлары яшьләр эшкуарлыгы буенча форумда катнашты. Алар уртак башлангычлар турында сөйләште һәм тәҗрибә уртаклашты.

Бизнес-очрашулардан тыш, халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде. Анда ике ил предприятиеләренең казанышлары, халык һөнәрләре үрнәкләре тәкъдим ителде. Гастрономия фестивалендә кунаклар ике ил халыкларының традицион милли һәм авторлык ризыкларын татып карый алды. Музыка сөючеләр “Халыклар дуслыгы тавышы” фестиваленә җыелды.

Әйтүләренчә, форумда өч меңнән артык кеше катнашкан. “Уфада үткән Русия-Казахстан форумы катнашучылар саны буенча иң зурларның берседер, мөгаен”, – дип бәяләде Радий Фәрит улы.

Тарихка күз салсак, Русия һәм Казахстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1992 елның октябрендә урнаштырылды, ә ике ил халыкларының дуслык тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Беренче Русия-Казахстан төбәкара форумы 2003 елда Омскида узды. Ул вакытта ул чик буе төбәкләре форумы дип аталды. Шунысын да билгеләп үтик: безнең илләр арасындагы чик дөньяда иң озыны булып тора, аның якынча озынлыгы – 7,6 мең километр. Бүген инде форум төбәкарага әверелде. Хәзер ул чиратлашып Русия яки Казахстан шәһәрләренең берсендә уза. 2022 елда Ырынбурда узган чарада Радий Хәбиров ХХ юбилей форумын Уфада үткәрергә тәкъдим итте. 2023 елда Костанайда Владимир Путин форумда катнашучыларны бер елдан Уфага чакырды.

Ә Казахстанның Башкортстан белән эшлекле мөнәсәбәтенә килгәндә, республикалар 1993 елда ук сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бүген Казахстан Башкортстанның алдынгы сәүдә партнерлары өчлегенә керә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас