Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 ноябрь , 16:40

Геопарклар буенча тәҗрибә бүлештеләр

28-29 ноябрьдә Алмата шәһәрендә "ЮНЕСКО геопарклары тотрыклы үсеш һәм хезмәттәшлек өчен" Халыкара геофорумы эшләде.

Геопарклар буенча тәҗрибә бүлештеләр
Геопарклар буенча тәҗрибә бүлештеләр

Геофорумда Башкортстаннан ЮНЕСКОның "Янгантау" геопаркы һәм "Торатау" геопаркы хезмәткәрләре катнашты.
Катнашучылар форум чикләрендә Евразия киңлекләрендә глобаль геопарклар булдыру буенча уртак тырышлыклар хакында фикер алышты. Башкортстан - геопарклар үстерү концепциясе буенча үзенең уникаль тәҗрибәсе белән бүлешә алган төп катнашучыларның берсе.
-Геопарклар табигать байлыгы гына түгел, экотуризмның мөһим үзәкләре дә. Әлегедәй чараларда катнашу безгә туристлар һәм инвесторлары өчен Башкортстанны мөһим юнәлеш итеп тәкъдим итәргә булыша, - дип белдерде БР эшкуарлык һәм туризм министры вазифасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Искә төшерәбез: "Янгантау" геопаркы - Евразия геопарклар ассоциациясенең штаб-квартирасы. Аңа Ульяновск өлкәсенең "Ундория" геопаркы, Кыргызстанның "Мадыген", "Тескей", "Тянь-Шань", Үзбәкстанның Китап геопаркы һәм Казахстанның ЮНЕСКО геопарклары буенча милли комитеты керә.
ЮНЕСКО чикләрендә Башкортстан белән Казахстан хезмәттәшлеге мәдәни һәм гыйльми тәҗрибә алмашуда яңа офыклар ача, дип билгеләде Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре комитеты җитәкчесе Рената Локманова.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Геопарклар буенча тәҗрибә бүлештеләр
Геопарклар буенча тәҗрибә бүлештеләр
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: