30 ноябрьдә республика салым инспекцияләре милек салымнары һәм физик шәхесләр керемнәренә салым түләү мәсьәләләре буенча Ачык ишек көне үткәрә.
Сораулар белән мөрәҗәгать итүче салым түләүчеләр салым уведомлениесе, милек салымнары һәм НДФЛ сорауларына, салым органнары белән хезмәттәшлек итү ысуллары, шулай ук салым түләү, шул исәптә Русия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервислары аша да, мәгълүмат ярдәме ала алачак.
Чара 9.00.-дән 17.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Барыр алдыннан шәхес танытмасын алырга онытмагыз.
Ачык ишекләр көне турында җентеклерәк итеп БР буенча Салым хезмәте идарәсенең түбәндәге кайнар элемтә телефонына шалтыратып белә аласыз: +7 (347) 215-10-70 (өстәмә 55-55).
Фото:mgazeta.com