26-27 ноябрьдә Уфада Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Башкортстанның иң мөһим партнерларының берсе булып тора, дип билгеләде.
– Күп еллар дәвамында безнең республиканы һәм Казахстан төбәкләрен сәүдә, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, энергетика, мәгариф һәм сәламәтлек саклау кебек мөһим өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек бәйли. Бу юнәлешләр без узган ел Казахстан хөкүмәте белән имзалаган Юл картасына кертелгән. Республикабыз товар әйләнешенең уннан бер өлеше Казахстанга туры килә. Соңгы дүрт елда безнең арада товар әйләнеше 65 процентка үсте. Монда төп тармаклар булып машина төзелеше һәм нефть химиясе тора, – диде Радий Фәрит улы пленар утырышта.
Ул үзара хезмәттәшлекнең мисалларын да телгә алды. Мәсәлән, Башкортстан предприятиесе казах партнеры белән берлектә Усть-Каменогорскта медицина җиһазлары һәм корылмалары җитештерүне оештырган. Ел ахырына безнең Белорет компаниясе Костанайда тимер юл вагоннары өчен пружиналар җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Казахстан партнерлары белән берлектә Павлодарда химия кластеры булдыру буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров әлеге утырышта Касыйм-Жомарт Токаевка бүләк ясады. Ул – Казахстан президентының әтисе Кемель Токаевның башкорт теленә тәрҗемә ителгән “Серле эз” китабы.
Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Русия-Казахстан форумыннан соң үзенең социаль челтәрләренә пост урнаштырды. Анда ул болай дип язган:
"Русия-Казахстан төбәкара мөнәсәбәтләрен үстерү ике лидерның – Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Кемелевич Токаевның зур шәхси өлешеннән башка мөмкин булмас иде. Безнең илләрнең XX төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашучылар исеменнән аларга моның өчен рәхмәт белдерәм.
Мин Казахстанда булган саен Касыйм-Жомарт Токаев республикабызга хөрмәт күрсәтте һәм аралашырга вакыт тапты. Аның ярдәмендә Башкортстан-Казахстан бәйләнешләрен үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырылды.
Шулай килеп чыкты: Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов миңа Казахстан Президентының әтисе, танылган казах язучысы Кемель Токаевның китабын тапшырды. Ул Касыйм-Жомарт Кемель улының кереш сүзе белән ачыла, анда ул әтисе өчен гомеренең ахырына кадәр төп бәйрәм Җиңү көне булганлыгын әйтә.
Кемель Токаев сугышта катнашучылар аерым хөрмәткә һәм ышанычка лаек, дип саный. Аларга иң мөһим эшләрне йөкләргә була дип исәпли.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без Кемель Токаевның “Серле эз” дигән китабын башкорт теленә тәрҗемә иттек. Бүген без бу китапны Касыйм-Жомарт Кемель улы Токаевка тапшырдык.
Кемель Токаевның язмышы Русия һәм Казахстанның тугандаш халыкларын никадәр көчле тамырлар бәйләвен күрсәтә. Аталарыбызга тиңләшик һәм аларның васыятьләрен саклыйк".