Ял көннәрендә республикада -16° градуска кадәр суытачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 29 ноябрь көнне, әллә ни явым-төшем көтелми,көндез төньяк-көнбатышта бераз кар явуы ихтимал, бозлавык булачак. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Һава температурасы 0, -5°.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, урыны белән барз кар явып узачак. Җил көнбатыштан, талгын. Термометр баганалары төнлә -5, -10° градус күрсәтсә, аязытканда -11, -16° градуска кадәр түбәнәячәк, көндез 0, -5°.
Якшәмбе көнне, 1 декабрьдә, республиканың кайсыбер районнарында бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -2, -7°, аязытканда -8, -13°, көндез +1, -4°.
Чыганак: bashinform.ru