Яңалыклар
28 ноябрь 2024, 15:37

Уфада түләүле парковкаларның бәясе билгеле булды

Кая карама, акча эшлиләр!

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Башкала буларак, Уфага көненә дистәләрчә машина килә. Эш буенча, кибеткә, сәфәргә, концертка, хастаханәләргә киләләр. Аларның барысы да бер проблемага юлыга: машинаны куярга урын табуы читен. Хәер, башкала кунаклары башын гына авырттырган мәсьәлә түгел бу. Уфалылар да җәфалана бу проблемадан. Шәһәр властьлары бу мәсьәләне хәл итүнең төрле юлларын эзли. Шуларның берсе – түләүле парковкалар.

Уфада  җирле әһәмияттәге  гомум кулланылыштагы  юлларда түләүле парковкалар өчен тарифлар билгеләнде.

Документка ярашлы,  проект гамәлгә ашырылган вакытта парковканың бәясе  бер сәгатькә 40 сум тәшкил итәчәк. Бу сумма шәһәр буенча җәмәгать транспорты бәясен һәм уртача хезмәт хакы күләмен исәпкә алып РФ Транспорт министрлыгы киңәшләре нигезендә билгеләнгән.

Парковка өчен мобиль кушымта, смс-хәбәр, банк терминаллары аша һәм QR-код ярдәмендә түләп булачак. Түләү күләме пилот зонаның барлык территориясендә бердәм булыр дип көтелә.

Уфада түләүле парковкаларның эшли башлау вакыты әлегә билгесез, гәрчә башкаланың тарихи үзәгендә зәңгәр разметка барлыкка килсә дә.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас