Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 ноябрь 2024, 10:15

Радий Хәбиров: Безнең халыкларны көчле тамырлар бәйли

Кемель Токаевның язмышы ике илнең тугандаш халыкларын никадәр көчле тамырлар бәйләвен күрсәтә, ди төбәк җитәкчесе. 

Евгений Немков
Евгений Немков

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия-Казахстан форумыннан соң үзенең социаль челтәрләренә пост урнаштырды. Анда ул болай дип язган:

"Русия-Казахстан төбәкара мөнәсәбәтләрен үстерү ике лидерның – Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Кемелевич Токаевның зур шәхси өлешеннән башка мөмкин булмас иде. Безнең илләрнең XX төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашучылар исеменнән аларга моның өчен рәхмәт белдерәм.

Мин Казахстанда булган саен Касыйм-Жомарт Токаев республикабызга хөрмәт күрсәтте һәм аралашырга вакыт тапты. Аның ярдәмендә Башкортстан-Казахстан бәйләнешләрен үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырылды.

Шулай килеп чыкты: Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов миңа Казахстан Президентының әтисе, танылган казах язучысы Кемель Токаевның китабын тапшырды. Ул Касыйм-Жомарт Кемель улының кереш сүзе белән ачыла, анда ул әтисе өчен гомеренең ахырына кадәр төп бәйрәм Җиңү көне булганлыгын әйтә.

Кемель Токаев сугышта катнашучылар аерым хөрмәткә һәм ышанычка лаек, дип саный. Аларга иң мөһим эшләрне йөкләргә була дип исәпли. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан без Кемель Токаевның “Серле эз” дигән китабын башкорт теленә тәрҗемә иттек. Бүген без бу китапны Касыйм-Жомарт Кемель улы Токаевка тапшырдык.

Кемель Токаевның язмышы Русия һәм Казахстанның тугандаш халыкларын никадәр көчле тамырлар бәйләвен күрсәтә. Аталарыбызга тиңләшик һәм аларның васыятьләрен саклыйк".

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: