Владимир Путин яңа хәрби бәйрәм турындагы указга кул куйды.
Шулай итеп, Русия Кораллы Көчләрендә ил Президенты Владимир Путин Указы белән яңа бәйрәм – Диңгез пехотасы көне кертелде. Диңгез пехотасы көне ел саен 27 ноябрьдә билгеләнәчәк.
Әйткәндәй, 26 ноябрьдә Уфада Башкортстан диңгез пехотачыларының “Витязь” төбәк иҗтимагый оешмасының 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды.
Оешма рәисе Олег Галина әйтүенчә, чарада йөзләгән егет диңгез пехотасы сафларына кергән. Оешма үсеп килүче буынга яшьтән үк хәрби уку йортларына укырга керергә һәм армия хезмәтенә әзерләнергә мөмкинлек бирә.
“Безнең балалар өчен тагын бер мөһим әйбер булды: бу чарага диңгез пехотасы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар килде”, – диде Олег Галин.