Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 ноябрь 2024, 20:38

Башкортстан галиме полиомиелитка каршы вакциналар эшләгәне өчен бүләкләнде

Айдар Айрат улы бик мөһим Үзәкне җитәкли. 

“Якташыбыз, талантлы галим Айдар Ишмөхәммәтов илнең Премьер-министры Михаил Владимирович Мишустин кулыннан югары дәүләт бүләген алды”, – дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

“Айдар Айрат улы Русия Фәннәр академиясенең М.П.Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшләү федераль фәнни үзәген җитәкли. Үзәкнең фәнни коллективына 2024 елда фән һәм техника өлкәсендә Русия Федерациясе Хөкүмәте премиясен тапшырдылар.

Үзәкнең икенче исеме – Полиомиелит институты. Бүләкне аңа Русиядә полиомиелитка каршы беренче инактивлаштырылган вакцина технологиясен эшләве һәм сәнәгать җитештерүе өчен бирделәр. Галимнәр эшләгән технология безнең илнең эпидемиологик иминлеген һәм технологик суверенитетын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә Русиядә һәм күрше илләрдә Институт булдырган лабораторияләр челтәре әлеге коточкыч авырудан ышанычлы яклау тәэмин итә.

Айдар Ишмөхәммәтовны һәм аның хезмәттәшләрен котлыйм! Уңышлар һәм сәламәтлек!” – дигән Радий Фәрит улы.

М.П.Чумаков исемендәге институт дөнья дәрәҗәсендәге төп фәнни-тикшеренү үзәге булып кала.

“Гамәлдәге технологик платформаларны камилләштерү һәм социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалауга яңа алымнар эшләү буенча безнең көндәлек хезмәтебез милли сәламәтлек саклау системасын ныгытуга, глобаль эпидемиологик тотрыклылыкны арттыруга һәм Русиянең биотехнологик тармагын алга таба үстерүгә мөһим өлеш кертә”, – ди академик Айдар Айрат улы Ишмөхәммәтов.

Исегезгә төшерәбез: фән өлкәсендәге премияләр ел саен хөкүмәт рәисе тарафыннан төрле казанышлары өчен фәнни коллективларга тапшырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: