Башкортстан һәм Казахстан кооперациясен үстерү өчен төбәктә 116 млрд сумлык тимер юл төзелә.
“Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлын төзү Казахстан һәм Кытай белән экспорт-импорт тәэмин итү логистикасын яхшыртырга һәм автомобиль юллары инфраструктурасына йөкләнешне киметергә ярдәм итә. Әлеге объектның озынлыгы 163,8 км тәшкил итәчәк, планлаштырылган чыгымнар күләме 116 млрд сумга җитә.
– 2015 елдан без товар әйләнешен ике тапкыр арттырдык. Безнең бурыч – аны шушы югары баскычта тотып калу һәм тагын да арттыру. Болай да куәтле һәм яхшы эшли торган логистик коридорларыбызның үткәрү куәтен киңәйтергә һәм арттырырга кирәк. Бизнес күбрәк таләп итә, – диде илнең икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач Русия белән Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумында.
Министр урынбасары фикеренчә, тимер юллар өчен яңа куәтләр, автомобиль йөртү өчен транспорт кирәк.
Башкортстан хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Моратов әйтүенчә, “Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлы төзелеше әлеге бурычны хәл итүне максат итеп куя да инде.