Яңалыклар
27 ноябрь 2024, 08:19

Иптәшләрчә хоккей матчы кызу үтте

Уфада, Русия һәм Казахстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында, "Салават Юлаев" һәм "Кулагер" (Казахстан) командалары ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы үтте.

Иптәшләрчә хоккей матчы кызу үттеИптәшләрчә хоккей матчы кызу үтте
Иптәшләрчә хоккей матчы кызу үтте

Уфада, Русия һәм Казахстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында, "Салават Юлаев" һәм "Кулагер" (Казахстан) командалары ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы үтте.

Трибуналардагы атмосфера киеренке иде. "Салават Юлаев" җанатарлары, һәм алар күпчелек иде, яраткан командаларына кцч һәм куат биреп торды. Уенчыларның рухы шулай ук ​​Русия форумының рәсми талисманнары – башкорт толпары һәм рус аюы шулай ук уенчылары дәртләндереп торды. Бу үз нәтиҗәләрен бирде– беренче таймда ук юлаевчылар бер шайбаны да үткәрмичә биш гол керттеләр.

Икенче таймда көндәшләре бер гол кертә алды, ләкин бу хәлне үзгәртмәде. "Яшел машина" җавап итеп өч гол кертте. Беренче ике тайм ахырында исәп 8:1 булды

Өченче периодта казахстанлылар бер гол үткәреп, «Салават Юлаев» капкасына дүрт гол кертә алдылар. Ләкин гомуми нәтиҗәгә бу йогынты ясамады - «Салават Юлаев» һәм «Кулагер» арасындагы иптәшләрчә уен хуҗалар файдасына 9:5 исәбе белән тәмамланды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас