Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 ноябрь 2024, 21:35

Ике дәүләтнең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе үтте

27 ноябрьдә Уфаның Көрәш сараенда Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дәрәҗәле кунаклар - Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Премьер-министр урынбасары – Казахстан Хөкүмәте Аппараты Җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев белән ике дәүләтнең халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә булдылар.

Халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәсендә Русиянең 10 төбәгеннән – Мәскәү, Марий Эл, Дагыстан, Удмуртия, Саратов, Оренбург, Төмән, Омск һәм Ульян өлкәләреннән 60 оешма үз продукциясен тәкъдим итте. Экспонентлар арасында - Башкортстаннан 20 һөнәрче. Казахстан осталары дизайнер киемнәре һәм аксессуарлар белән экспозиция әзерләделәр, шулай ук килүчеләр өчен мастер-класслар оештырдылар. Кунакларга традицион һөнәрләрне күрсәттеләр - киез тегү, тире эшкәртү, туку, халык чигүе, савыт-сабага рәсем ясау, агачка уеп ясау, чүлмәк ясау һәм чүкеп ясалган әйберләр, декоратив-гамәли сәнгать, шулай ук милли киемнәр ясауны күрсәттеләр.

***

Дмитрий Патрушев, Галымҗан Койшыбаев һәм Радий Хәбиров шулай ук «Эшлекле элемтәләр биржасы»нда булдылар. Биредә төрле тармак компанияләре вәкилләре эшли – агросәнәгать комплексыннан һәм сәнәгатьтән алып креатив индустрияләргә кадәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, В2В форматындагы сөйләшүләрдә форумның ике көн эшләү дәверендә 500 дән артык очрашу булды инде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: