Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гадәттәгечә “Инвестиөия сәгате”н үткәрде. Анда төбәк сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында яңа башлангычлар каралды.
Октябрьский шәһәрендә тимер-бетон әйберләр җитештерү цехы төзелеше проекты белән «СпецБетон+» компаниясе директоры Вячеслав Масленников таныштырды.
Әлеге башлангычны тормышка ашыруга 60 миллион сум юнәлтеләчәк. Яңа производство төзелеш компанияләренең бетон һәм тимер-бетон әйберләргә ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук яңа цех ярдәмендә 15 эш урыны барлыкка киләчәк.
Төбәкнең инвесткомитеты тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аңа салым ташламалары белән өстенлекле статус бирде. Моннан тыш, компанияләр Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды линиясе буенча җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә һәм ташламалы финанслауга заявка әзерләүдә ярдәм итәчәк.