Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 ноябрь , 10:39

Укучыларны мәдәниятлерәк итәчәк олимпиада

5 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр 1-11 сыйныф укучыларының «Мәдәният безнең тирәдә» онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бар.

Укучыларны мәдәниятлерәк итәчәк олимпиада
Укучыларны мәдәниятлерәк итәчәк олимпиада

5 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр 1-11 сыйныф укучыларының «Мәдәният безнең тирәдә» онлайн-олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бар. Аны оештыручылар олимпиада уку елының иң якты вакыйгаларының берсе булачагына ышана.

“Учи.ру” мәгариф платформасында « Мәдәният безнең тирәдә» проекты «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Аның төп максаты — рус мәдәнияте - тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать белән кызыксынуны үстерү һәм аңа заманча тормыш призмасы аша карау.

Шунысы кызык, интерактив биремнәр укучыларга үз белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, дөньяга карашларын киңәйтергә, гомуми эрудицияне күтәрергә, шулай ук образлы һәм системалы фикерләүне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Ярыш йомгаклары буенча катнашучылар шулай ук үзебезнең мәдәният һәм тарих арасында үзара бәйләнеш табарга өйрәнәчәкләр.

«Милли приоритетлар» АНО генераль директоры София Малявина бу юлы « Мәдәният безнең тирәдә» мәктәпнең төрле предметларын һәм белем өлкәләрен колачлаячак — рус теле, әдәбияты, сәнгате буенча сораулар булачак, ди.

Аның сүзләренчә, балалар үзләрен тикшереп кенә калмыйча, дөньяга карашларын киңәйтә, шулай ук «Мәдәният»милли проекты чаралары белән таныша алачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: