Кыш Бабай поезды быел Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләреннән узачак. 24 декабрь көнне Яңа ел составы Стәрлетамакка киләчәк, шул ук көнне күрше Салават шәһәренә барачак. Уфага поезд 25 декабрьдә киләчәк.
Очрашуга теләгән һәркем килә ала. Тамашалар һәм ачу чаралары перронда узачак. Тамашачыларны вагон-ресторан һәм вагон-лавка көтә. Билетлар буенча оештырылган чаралар да булачак, аларны алдан сатып алу хәстәрен күрергә кирәк. Мәсәлән, бу Кыш Бабай белән аның резиденциясендә очрашу, поездда төрле квестлар һәм чәй табыны, курчак театры.
Билетлар поезд шәһәргә килергә 30 көн кала сатуга чыгачак. Инструкцияне “Поезд Деда Мороза” проектының социаль челтәрләрендә яисә РЖД сайтында табарга мөмкин.
Чыганак: bashinform.ru