22 ноябрьдә Салаватка эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Интеллект-центр “Диалог” модельле Үзәк шәһәр китапханәсендә булды. Яңартылган учреждение 2024 елның сентябрендә ачылды. 1957 елда төзелгән бинада урнашкан китапханәне «Мәдәният» милли проекты кысаларында реконструкцияләгәннәр, шул исәптән җиһазлар һәм яңа китаплар сатып алганнар. Бу максатларга барлыгы 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Радий Хәбиров балалар һәм өлкәннәр өчен уку залларын, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү үзәген, компьютер залын, шәхси эш зонасын, китапханә кафесын, коворкинг һәм «Коллайдер» конференц-залын карады, шулай ук мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.
- Яңа китапханә күпфункцияле һәм заманча килеп чыкты. Кафе һәм уен зоналары булу уңайлы. Әмма иң мөһиме, биредә балалар электрон гаджетларда утырмыйлар, ә кәгазь китаплар укыйлар, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
2020 елдан республикада Балакатай, Белорет, Благовар, Дыуан, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Салават, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Чакмагыш, Чишмә районнарында һәм Салаватта яңа форматтагы 19 китапханә эшли. Шуның өчесе - Салават үзәк китапханәсе, Белорет балалар китапханәсе һәм Чишмә районының Келәш авыл китапханәсе - 2024 елның көзендә ачылды. Башкортстанда 2024 елда барлыгы 90 китапханә ремонтланган һәм җиһазландырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елдан башлап федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан кергән акчаларга республиканың 1400дән артык китапханәсенә яңа әдәбият кайтарыла.