Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 ноябрь , 09:30

Уфада Кыш Бабай резиденциясе ачылачак

26 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда Кыш Бабай резиденциясе  (0+) үз ишекләрен ачачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Менә инде икенче ел ул “Азимут” кунакханәсе алдындагы скверда  – шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнаша. Бәйрәмнең иң чагу мизгеле   шәһәр чыршысында утларны кабызу булачак.

Теләгән һәркем Кыш Бабайны күрә алачак, керү ирекле. Резиденция 2025 елның 12 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Резиденция территориясендә “Кыш Бабайның могҗизалар остаханәсе” ачылачак, анда Яңа ел персонажлары балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар үткәрәчәкләр. Шулай ук Кыш Бабайга хат та язып булачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: