Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 ноябрь , 12:22

Хөснуллин Уфага сокланган

Федерация Советы утырышында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, файдалануга тапшырылган шәхси торак йортларны теркәү турындагы сорауга җавап биреп, Уфада торак төзелеше темпларын бәяләде.

Хөснуллин Уфага сокланган
Хөснуллин Уфага сокланган

Федерация Советы утырышында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, файдалануга тапшырылган шәхси торак йортларны теркәү турындагы сорауга җавап биреп, Уфада торак төзелеше темпларын бәяләде.

–Күптән түгел мин Уфада булдым, анда вертолеттан яңа Көнчыгыш чыгу юлын карадым.Биеклектән караганда ул киңлек шәхси торак төзелеше белән тулган.  Уфада моның өчен барлык шартлар да тудырылган булуга шатланырга кирәк. Күпме торак теркәлгән – техник момент. Кешеләргә үз йортларын файдалануга тапшырырга, күбрәк юллар, социаль объектлар төзергә ярдәм итәргә, инженерлык инфраструктурасына күбрәк акча бүлергә кирәк. Әгәр кешеләр үз йортларында яшәргә тели икән, аларга мондый мөмкинлек бирергә кирәк. Бездә җир күп, аны инфраструктура белән тәэмин итәргә генә кирәк. Мин шәхси торак төзелешен мөмкин кадәр күбрәк үстерүне тәэмин итү яклы, - ди Марат Хөснуллин. 

Исегезгә төшерәбез: Башкортстанда 2024 елда торак тапшыру күләме 3,4 миллион квадрат метр дәрәҗәсендә бәяләнә, бу тулаем алганда 2023 ел күрсәткечләренә туры килә. 2025 елда күрсәткечләр бераз кимиячәк – 3,1 млн кв.м га кадәр, бу ипотека базары “суыну” сәбәпле яңа төзелеш проектлары азаю белән бәйле. Әмма ташламалы ипотека гамәлдә булган чорда төзелгән торак күләме билгеле бер тотрыклык запасы булдырачак. 2026-2027 елларда төзелеш күләмен 3,3-3,5 миллион квадрат метрга кадәр тергезү көтелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: