Уфада 12-14 декабрьдә VI Бөтендөнья башкортлар корылтае узачак. Чираттагы съездны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә уздырачаклар. Форумда республикадан, Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500 дән артык делегат катнашыр дип көтелә.
18 апрельдән 20 июньгә кадәр республикада делегатлар сайлау һәм съезд эшендә катнашу өчен рәсми делегацияләр формалаштыру буенча гомуми җыелышлар (корылтайлар) үткәрелде. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съездына әзерлек кысаларында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 318 делегат сайланды. Илнең 34 төбәгеннән 171 делегат сайланды. Чит ил делегацияләре Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә эшләүче иҗтимагый оешмалар активистларыннан тора: съездга 12 илдән 38 кеше килер дип көтелә.
Чара кысаларында «Торатау» конгресс - холлында форумнар, түгәрәк өстәлләр, секцион һәм пленар утырышлар планлаштырылган.