Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь , 15:54

Радий Хәбиров ВТБ директоры белән очрашты

Яклар социаль һәм юл инфраструктурасы проектларын дәүләти-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров ВТБ директоры белән очрашты
Радий Хәбиров ВТБ директоры белән очрашты

19 ноябрьдә Башкортстан делегациясе төбәк башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Мәскәүдә «Транспорт атнасы» кысаларында уза торган «Русия транспорты»XVIII халыкара тармак күргәзмәсе мәйданчыгында эшли башлады. Эшлекле чара мәйданчыгында республика башлыгы ВТБ банкы президенты – идарәсе рәисе Андрей Костин белән очрашты. Яклар социаль һәм юл инфраструктурасы проектларын дәүләти-хосусый партнерлык принципларында гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, төбәкнең ВТБ төркеме белән хезмәттәшлеген 2022 елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында имзаланган килешү белән ныгыттылар. ВТБ банкы эре проектларны финанслауга җәлеп ителгән, мәсәлән, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзүгә. Очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВТБ белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсен, шулай ук перспективалы уртак проектларны билгеләп үтте.

 – Уфадан Көнчыгыш чыгу юллар челтәрен сизелерлек киметте һәм яхшы трафик күрсәткечләре күрсәтә. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа объектлар төзүдә дә алга барырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Уфа өчен иң актуаль транспорт проектларының берсе - башкаланың төньяк өлешендә Интернациональная урамы башында Агыйдел аша автомобиль күпере.

Бу шулай ук югары үткәрү сәләте булган бик зур корылма, без аны концессия нигезендә төзи алабыз. Тагын бер масштаблы инициатива - вузара студентлар кампусының икенче чиратын төзү. Республика аны «Фән һәм университетлар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашыра. Төбәк җитәкчесе ВТБ төркеменә проектта катнашырга тәкъдим итте. ВТБ җитәкчесе Башкортстан белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде һәм хезмәттәшләренә федераль финанслашуны җәлеп итү өчен билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыруның финанс модельләрен эшләргә кушты.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: