Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь , 20:46

Намуссыз йөк ташучылар белән көрәш дәвам итәчәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Ространснадзор) җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты.

Намуссыз йөк ташучылар белән көрәш дәвам итәчәк
Намуссыз йөк ташучылар белән көрәш дәвам итәчәк

Мәскәү шәһәрендә үткән “Русия транспорты” XVIII халыкара форумда һәм күргәзмәдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Ространснадзор) җитәкчесе Виктор Басаргин белән очрашты.
Очрашу кысаларында ике җитәкче транспорт хәвефсезлеге , легаль булмаган пассажир ташулар белән көрәш һәм йөк ташулар турында сөйләште.
Радий Хәбиров транспорт өлкәсендәге хезмәттәшлекнең ролен бәяләп, республикадагы автомобиль трассаларында авырлык габаритын контрольда тоту системасын үстерү турында әйтте.
– Безнең республикада 20 автомат авырлык контроле станциясе бар, - диде ул. – Бу пунктлар аша тәүлегенә дистә меңләгән транспорт үтә. Безнең юллар аша үтүче бөтен транспорт чарасы да бу пунктларда теркәлергә тиеш.
Виктор Басаргин әйтүенчә, алар намуссыз йөк ташучылар белән көрәш алып баруын дәвам итәчәкләр. Кайбер водительләр пунктлар аша үткәндә машиналарының номерларын каплыйлар һәм казнага тиешле суммалар кермичә кала. Видеокамералар белән аларны ачыклап булачак, бу юл фондын арттырырга һәм аларны тиешле нормативка кертергә ярдәм итәчәк.
Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: