Мәскәү шәһәрендә үткән “Русия транспорты” XVIII халыкара форумда һәм күргәзмәдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты.
Сүз бергә башкарачак инфрастуктура проектлары турында барды. Шуларның берсе – М-7 “Волга” федераль трассасында 65 чакрым озынлыктагы участокны төзеп бетерү булды. Бу юл участогы Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән авыллары аша үтә.
Төзү материаллары ташу барышында Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Бөре, Чакмагыш районнарына кергән 77,9 чакрым озынлыктагы юл участогы ару гына ватылуга дучар булган. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 2025 елда төзекләндерү эшләренә федераль казнадан өстәмә акча бүлү мөмкинлеген тәкъдим итте. Росавтодор җитәкчесе республика белән тыгыз бәйләнешне югары бәяләде һәм бу участокны 2024 ел азагына кадәр төзеп бетерүләрен хәбәр итте. “2025 елда без ватылган төбәк юлларын тергезү эше белән шөгыльләнәчәкбез, - диде ул. – Планлаштырылганнан күбрәк участок төзекләндереләчәк”.
Чыганак: glavarb.ru