19 ноябрьдә Мәскәүдә «Русия транспорты» XVIII халыкара форумы һәм күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров «Инфратех Концессии» (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) ИК акционерлык җәмгыяте идарәче директоры Андрей Шишкин белән эшлекле очрашу уздырды. Яклар концессион килешүләр шартларында транспорт инфраструктурасы өлкәсендә инициативаларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз Уфада Революцион урамында Агыйдел аша күпер төзү проекты буенча хезмәттәшлек турында барды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу проект актив үсеп килүче Забелья районын төбәк башкаласының үзәк өлеше белән тоташтырырга тиешле транспорт магистрален гамәлгә ашыруның беренче этабы булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел елгасының сулъяк ярын Уфадагы Нижегородка микрорайонындагы урам-юл челтәре белән тоташтырачак күпер төзү белән бик кызыксынуын белдерде. «Инфратех Концессии» идарәче директоры Андрей Шишкин аңлатканча, компания бу проектны эшкә алган.
- Башкортстан-безнең дустыбыз, республика безгә кызыклы һәм мөһим, – диде Андрей Шишкин. - Без төбәкнең юл челтәрен үстерергә, шулай ук мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау тармакларында социаль әһәмияткә ия объектлар булдырырга ниятлибез.
Чыганак: glavarb.ru