Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 ноябрь , 12:32

Атом-төш шартлавыннан саклаучы сыену урыннары чыгаралар

Әй, Ходаем, аларның кирәге чыга күрмәсен инде...

ВНИИ ГОЧС
Фото:ВНИИ ГОЧС

Түбәнге Новгородта “КУБ-М” модульле төрдәге мобиль сыену урыннарын серияле чыгара башлаганнар. Бу хакта Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институтында (ВНИИ ГОЧС) хәбәр иттеләр.

Инновацион сыену урыны 54 кешедән торган төркемне атом-төш шартлавының яктылык нурланышыннан, шулай ук тирә-якның радиацион пычрануыннан саклый ала.  Шул ук вакытта “КУБ-М”ны база комплектациясендә автомобиль яки тимер юл транспорты белән ташырга мөмкин.

2024 елның мартыннан Русиянең кайсыбер шәһәрләрендә   ВСУ ягыннан ракеталар һөҗүме аркасында ышыклану урыннары төзи башладылар. Андый типтагы бомбоубежищелар үз эченә 10лап кешене сыйдырган  зур булмаган бетон корылмадан гыйбарәт.  Аны ак төсеннән һәм кызыл  беләнlenta.ru  “Укрытие” дигән язуыннан  җиңел күреп була. Аның стеналары һәм түбәсе снарядтан саклый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: