Синоптиклар якындагы өч көнгә һава торышын фаразлады.
Бүген республикада урыны белән карлы яңгыр явачак, кайбер районнарда томан, бозлавык булыр. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле исә.
Көндез +3, -2 градус көтелә.
Сишәмбе, 19 ноябрьдә, чагыштырмача явым-төшемсез булыр, төньяк районнарда бераз юеш кар көтелә. Урыны белән бозлавык, юлларда да бозлавык хасил булыр. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Температура төнлә 0, -5, аязытканда -10 градуска кадәр, көндез + 1, -4.
Чәршәмбе көнне, 20 ноябрьдә, республикада җепшек кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык хасил булыр. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исә. Температура төнлә 0, -5, аязытканда -10 градуска кадәр, көндез + 1, -4.
Лилия Гарипова фотосы.