2026 елда Башкортстан территориясендә беренче крематорий төзергә мөмкиннәр. Бу хакта РБК Уфа басмасында башкала мэриясенә сылтанып хәбәр итәләр. Басма мәгълүматы буенча, эшләрне финанслауны Республика адреслы инвестицияләр программасына кертсәләр, аны 2025-2026 елда төзиячәкләр.
Әлеге вакытта башкала хакимияте төбәкнең төрле ведомстволары белән шундый мөмкинлек өстендә эш алып бара, дип билгеләнә.
Исегезгә төшерәбез, монан алда башкала властьлары Орджоникидзе районында урнашырга тиешле крематорий өчен территорияләрне межалау һәм планировка проектын раслады. 2023 ел көзендә проектны Госэкспертиза хуплады.
Чыганак: bashinform.ru