-2 °С
Болытлы
Торатау шиханы баскычы кышкы сезонга ябык, дип хәбәр иттеләр геопарк администрациясендә. Ул шундый итеп урнашкан ки, җилләр розасы аркасында аны даими рәвештә кар каплый. Баскычларда бозлавык барлыкка килгәч, аннан күтәрелү куркынычсыз булмый башлый, дип аңлаттылар дирекциядә. Геопарк гидлары белән тау башына экскурсияләр кыш көне үткәрелмәячәк.
Исегезгә төшерәбез, баскыч Торатауда 2022-2023 елларда табигый истәлекле урыннарны саклау өчен төзелде.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: "Башинформ".