Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы 2022 елның 11 октябрендә ачылган РФ Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен төзү тарихы турында сөйләде. Скульптура композициясе 112нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышланган. Аның авторы-скульптор, Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков.
Журналистлар белән әңгәмәдә Алтай Башлыгы, республика Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак төбәк делегациясенең Башкортстанга визитының максаты турында бәян итте.
– Без әзерләгән Башкортстан белән хезмәттәшлек турындагы килешүне конкретлык белән тулыландырырга кирәк, — дип ассызыклады Андрей Турчак. – Без инде берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итә башладык. Шунысы мөһим, Башкортстан Алтай Республикасының төп проблемаларының берсенә – сәламәтлек саклауда кадрлар кытлыгына беренче булып җавап бирде. Отоларингологларның инде өченче бригадасы безнең республика хастаханәсендә эшли. Моннан тыш, без Уфа белән Таулы Алтай арасында туры авиаэлемтәне үстерү турында килештек. Бу транспорт мобильлеген арттырачак, шул исәптән Уфада югары технологияле ярдәм ала алачак пациентлар өчен дә. Ә икенче яктан, Алтай Башкортстан туристлары өчен ачылачак.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.