-4 °С
Болытлы
Санкт-Петербургта яшь талантларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән "Русиянең яшь стратеглары" II Бөтенрусия конкурсы үткән.
Әлеге чарада Акъяр авылының 2 нче санлы мәктәбенең 11 "Б" классы укучысы Дмитрий Цыкало катнашкан. Ул "Металлургия" лабораториясе составында "Мин предприятие, җитештерү берләшмәсе, завод, фабрика директоры" номинациясендә II дәрәҗә җиңүче итеп танылган.
"Хайбуллинский вестник" сайтыннан.