Русия президенты Владимир Путин федераль судлар судьялары һәм РФ субъектларында судьяларның квалификацияле коллегияләрендә РФ президенты вәкилләрен тәгаенләү турындагы указга кул куйды. Документка ярашлы, 6 еллык вәкаләтләргә тәгаенләнде:
Благовар районара суды рәисе итеп Дмитрий Кашапов;
Салават шәһәр суды рәисе итеп Павел Исаков;
Уфа гарнизон хәрби суды рәисе урынбасары итеп Александр Качурин;
Уфа шәһәренең Дим районы судьясы итеп Альберт Мофаззалов;
Нефтекама шәһәр суды судьясы итеп Гөлнара Русакова;
Башкортстан Республикасының арбитраж суды судьясы итеп Луиза Нургалиева.