Бүген, 15 ноябрьдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров Туймазыда күп балалы Дәүләтовлар гаиләсенә барды. Марат Низаметдин улы белән Зөлфия Шамил кызы 7 бала тәрбияли. Гаилә башлыгы 7 санлы мәктәптә - математика укытучысы, тормыш иптәше - хуҗабикә.
Кече уллары Илназ 2021 елда футбол уйнаганда, трансформатор тартмасына эләккән тупны алам дип, токка сугылган. Илназның ике кулын да кискәннәр, алты операция кичергән. Бүген ул протезлар белән яши.
Үсмер республика башлыгына программалаштыру белән шөгыльләнүе, онлайн-мәктәптә укуы турында сөйләде. Әле ул 7 класста укый, 6 классны "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган. Үсмер еш кына үзе сыман авыр тормыш хәленә очраган балалар белән аралаша. Илназның республика буенча дуслары күп. Ул спорт белән дус, җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Малай паралимпия чемпионы булырга хыяллана.
Радий Хәбиров Илназга укуында уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре теләде. Шулай ук кайгы-шатлыкларын бергә уртаклашып яшәгән тату гаилә белән якыннан танышуына шат булуын белдерде. "Мин Илназ белән "Киртәләрне җимереп" форумында таныштым. Илназ - бик якты кеше, мин аңарда яхшы дус-иптәш күрәм",- диде Радий Хәбиров.
БР Башлыгы сайтыннан.