Синоптиклар ялларга һава торышын фаразлады. Башкортстанда явым-төшем һәм бозлавык булуы фаразлана.
Бүген, 15 ноябрь көнне, аязучан болытлы һава торышы булмакчы. Кар катыш яңгыр явачак, аерым районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 9-14 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы көндез +1, -4°.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, җепшек кар һәм кар катыш яңгыр явуы фаразлана. Аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына җепшек кар ябышуы, юл читләренә кар салуы, боздавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә термометр баганалары 0,-5° күрсәтсә, көндез +1, -4° градус булуы көтелә.
17 ноябрь көнне һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Шулай ук җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда бозлавык булмакчы. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә 0,-5° градуска кадәр суытачак, көндез +2,-3° градус булмакчы.
Чыганак: bashinform.ru