Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 ноябрь , 11:41

"Көнчыгыш чыгу юлы"ннан кемнәр бушлай йөри ала?

Түләүле булуга карамастан, бу юлдан күпләр йөри. 

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Хөкүмәте Көнчыгыш чыгу юлыннан ташламалы йөрү яки түләүсез йөрү хокукын гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертте. Документ БР хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында бастырылган.

Гражданнарның аерым категорияләре һәм транспорт чаралары (ТС) турында мәгълүматлар Көнчыгыш чыгу юлы буенча ташламалы йөрү яисә түләү алмыйча гына йөрү хокукына ия гражданнарның транспорт чараларының төбәк  электрон реестрында урнаштырылган.

“Көнчыгыш чыгу  юлы” түләүле автомобиль юлында транспорт чаралары реестрына кертелгәннәрдән түләү  алу рөхсәт ителми”, — дип билгеләп үтелә БР Хөкүмәте карарында. Сүз Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, МХОда һәлак булган сугышчыларының гаилә әгъзалары, шулай ук “бары тик электр двигателе белән җиһазландырылган” транспорт чаралары хуҗалары турында бара.

Реестрга гариза тапшырганнарның барысы да шундый транспорт чаралары хуҗалары булырга, Русия гражданлыгына ия булырга һәм Башкортстан территориясендә даими яшәргә тиеш.

Документның тулы тексты белән сылтама аша танышырга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: