Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 ноябрь , 13:36

"IV Мәхмүтов укулары" узачак

20 ноябрьдә “IV Мәхмүтов укулары. Регионның стратегик үсеше: проблемалар һәм перспективалар" темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

"IV Мәхмүтов укулары" узачак
"IV Мәхмүтов укулары" узачак

20 ноябрьдә “IV Мәхмүтов укулары. Регионның стратегик үсеше: проблемалар һәм перспективалар" темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Ул күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов истәлегенә багышлана. Укулар гадәттәгечә төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны, Русия һәм чит илләрдән (Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан) хакимият, бизнес һәм фәнни даирә вәкилләрен җыя.

Быел конференция территорияләрне социаль-икътисадый үстерү стратегияләренә, регионнарны тотрыклы үстерү факторларына, шулай ук санлаштыру шартларында дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерүгә юнәлдереләчәк. Катнашучылар социаль-икътисадый үсешнең актуаль мәсьәләләре, санлы җәмгыятьтә социаль-гуманитар һәм сәяси тикшеренүләр турында фикер алышачаклар. Катнашуга федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, экспертлар, бизнесменнар, аспирантлар чакырыла.

 

Фото: rutube.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: