Уфада “Дәрвиш рухы” дип аталган беренче башкорт рок-концерты була.
Чара башкорт телендә рок-музыка сөючеләр өчен чын бәйрәм булырга охшаган. Бу - республикада әлеге масштабта беренче вакыйга. Анда башкорт рогына нигез салучылар һәм заманча музыкантлар бергә чыгыш ясаячак.
Махсус кунаклар - «Дәрвиш-Хан» һәм «Рух» легендар башкорт рок-төркемнәре, «Улытау» казах этно-рок төркеме, Elvin Grey. Аларның җырлары берничә буынның йөрәген яулаган.
Чарада «Кышкы салават күпере», «Караташ», «Проект 102», «Бүреләр», «Бишбармак» һәм башка бик күп заманча төркемнәр катнашачак.
Керү ирекле.