Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 ноябрь , 15:01

Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар

Инициатива федераль дәрәҗәдә ныгытылырмы?

Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар
Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар

Инициатива федераль дәрәҗәдә ныгытылырмы?

 

РФ Дәүләт думасында кыш көне кошларны ашату турында борчылу белдереп, һәр йорт алдына кошлар ашханәсе куярга тәкъдим итәләр.

Дәүләт Думасының милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Сергей Гаврилов (КПРФ) илнең барлык ишегалларында сыерчык оялары урнаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.

 Депутат русиялеләрне күп кошлар өчен салкын — сынаулар вакыты, кыш көне аларга азык табу күпкә кыенлаша, дип искәртә. Канатлы дусларга ярдәм итү өчен ул һәр ишегалдында җимлекләр урнаштырырга тәкъдим итте. "Ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең мәҗбүри өлеше буларак, федераль дәрәҗәдә кошлар өчен җимлекләр урнаштыру инициативасын ныгыту – кошлар турында кайгырту гына түгел, ә биотөрлелекне саклауга бер адым да. Орлык яки тозсыз май тутырылган җимлек алар өчен чын коткару чарасы булып тора, салкыннарны җиңелрәк кичерергә һәм язга кадәр безнең белән калырга мөмкинлек бирә", – ди депутат.

 

Кышны исән чыккан кошлар яз һәм җәй җиткәч бакчаларны һәм агачларны корткычлардан коткарачак. Гаврилов сүзләренчә, кошларга арыш һәм ак ипи, тары, өстәлдән калган ризыкларны, тозлы, ысланган, кыздырылган, шулай ук бозылган ризык ашатырга ярамый. Аларны көнбагыш, кабак, кавын һәм карбызның чистартылмаган һәм кыздырылмаган төшләре, тозсыз май (аны бауга элеп куярга мөмкин) белән тукландырырга мөмкин.

Депутат Гаврилов шулай ук кошлар өчен җимлекләр өстендә эшләү күпфатирлы йортлар өчен «искиткеч проект» булырга мөмкин, ә тагын балаларда табигатькә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк, дип билгели.

“Күз алдыгызга китерегез, әгәр мондый җимлекләр һәр җирдә, һәр ишегалдында булса — бу безнең шәһәрләрне үзгәртергә, аларны җанлырак һәм уңайлырак итәргә мөмкин”, — дип белдерә Гаврилов. Ул шулай ук кошлар өчен җимлекләрне биеклектә, балалар мәйданчыкларыннан еракта урнаштырырга, аларның чисталыгын күзәтергә кирәклеге турында искәртте.

 

Русиядә “Песнәкләр” көне дә булуын белә идегезме?

Бу бәйрәм кичә булды. Ул хакта белүчеләр кышларга калучы кошлар өчен җимлекләр эләләр һәм өстәмә азык әзерлиләр.

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә канатлы дусларга карата сакчыл караш тәрбияләнә. Яз җиткәндә – сыерчык оялары, кыш килгәндә җимлекләр элү, анда ризык салып тору күптән килгән изге гамәл. Ул эш әле дә дәвам итә. Депутат күтәреп чыгарлык булгач, бу эш җитәрлек күләмдә бармыйдыр, күрәсең...

Лилия Гарипова фотолары.

Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар
Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар
Думада җимлекләр җитмәвенә борчылалар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: