Берничә көн элек ватсаптагы кайсыбер чатлар Уфаның җыелма пунктында призывникларны Курск өлкәсенә җибәрәләр дигән фейк мәгълүматны бастырып чыгарды. Хәбәрләрдә билгесез кешеләр имеш тә җыелма пунктта 312 призывникны җыеп, бернинди шартларсыз тоталар һәм тиздән Курск юнәлешендәге “мясорубка”га җибәрергә телиләр дип язган. Фейк хәбәр мессенджерның ябык чатларында таралган.
Соңрак “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән тикшерүгә ярашлы, Уфада җыелма пункт гадәти режимда эшли. Башкортстанн Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Спартак Джикаев сөйләвенчә, махсус хәрби операция зонасына, шулай ук Курск өлкәсенә егетләрне җибәрү планлаштырылмый.
–Интернетта таралган ул хәбәрне мин укыдым. Тулы җаваплылык белән бу мәгълүматның ялган булуын һәм дөрескә туры килмәвен белдерәм. Октябрьдә 800дән артык кешене озаттык. Алар Мәскәү, Самара, Саратов һәм Ленинград өлкәләренә хезмәт итә, шулай ук – Ростов өлкәсенең көньягында. Башлыча – Үзәк федераль округта. Октябрьдә дә, ноябрьдә дә Курск өлкәсенә срочниклар юнәлеше каралмаган, – диде Джикаев.
Фейк хәбәрдә күрсәтелгән Уфа җыелма пунктында атмосфера тыныч, бүленештән соң призывниклар хәрби частьларына китәргә әзерләнә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар биредә яшәү шартлары яхшы, ди.
Чыганак: bashinform.ru